Россия теле һәм радиотапшырулар челтәре филиалы – «Татарстан Республикасы радио-телевидение тапшыру үзәге»нең аз көчле телерадиотапшыру объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны ноябьдә үткәрү турында хәбәр итә.
2 ноябрьдә график буенча профилактик эшләр җиде объектта, һәрберсендә бер көн дәвамында 09.00 дән 15.00 гә кадәр узачак. Объектларда эшләр барган вакытта цифрлы эфир телевидениесе, «ТНВ» ТРК АҖ аналог телевидениесе һәм FM-радиостанцияләр программаларын трансляцияләү туктатылачак.
Профилактик эшләр үткәрү графигын Смотрицифру.рф сайтының "Вакытлыча телерадиоканалларны сүндерү" бүлегендә (https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks/) һәм Телевизор караучы кабинетында (https://online.rtrn.ru/), шулай ук "Телегид" мобиль кушымтасында карап була.