«Госуслуги Авто» кушымтасында «Европротокол онлайн» сервисы ачылды

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Госуслуги Авто» мобиль кушымтасында «Европротокол онлайн» сервисы ачылды. Аның аша автомобиль йөртүчеләр, полиция хезмәткәрен чакырмыйча һәм кәгазь бланкларын тутырмыйча, юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итә алалар.

Сервис юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерүнең уртача вакытын ике тапкырга кыскарта. Иминият компаниясе офисына барырга кирәкми – хәбәрнамә онлайн рәвештә иминият компаниясенә киләчәк. Сервисның тагын бер өстенлеге - «Европротокол онлайн» ярдәмендә мәгълүматларда хаталар булу куркынычы юк, формага Дәүләт хезмәтләре порталыннан автомат рәвештә мәгълүмат тутырыла. Бу авариядән китерелгән зыянны каплау мөмкинлеген арттыра.
Юл-транспорт һәлакәтләрен бары зыян күрүчеләр булмаган һәм транспорт чараларыннан башка башка мөлкәткә зыян китермәгән очракта гына рәсмиләштерергә була.

Электрон европротоколны рәсмиләштерү өчен юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның икесендә дә Дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмалары булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International