Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин коллективка ИТ-паркның яңа генераль директорын тәкъдим итте

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

"Югары технология өлкәсендә технопарк ИТ-парк" ДАУ генераль директоры итеп Руслан Власов билгеләнде, моңарчы ул ИТ-паркның Башкарма директоры вазифасын башкара иде.

Руслан Игорь улы Власов 02.01.1981 елда Казанда туган.

2003 елда Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын тәмамлый (автомобиль һәм трактор электр җиһазлары, инженер). 2002-2011 елларда ТР ФМ Казначылык департаментының Казан шәһәре бүлегендә һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасында эшли.

2011 елдан Казан шәһәренең "Югары технологияләр өлкәсендәге технопарк ИТ-парк" ДАУ хезмәткәре, 2020 елдан - Башкарма директор вазифасында. Власов җитәкчелегендә 2022 елда Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ-парк төзелеше буенча масштаблы проект гамәлгә ашырылды.

Өйләнгән, ике баласы бар.

Дәүләт бүләкләре:

  • ТР Хисап палатасы рәхмәте (2005, 2006, 2008 еллар)
  • ТР Хисап палатасының Мактау грамотасы (2014 ел)
  • Дәүләт идарәсен циффрлы үстерү министрлыгының Мактау грамотасы,
  • Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы (2019 ел)
  • ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2021)
  • ТРның "Фидакарь хезмәт өчен" медале, ТР Президенты Указы (2022 ел)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International