Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлек башкаручы Россия оешмаларын аккредитацияләү буенча мәгълүмат

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 сентябрендәге 1729 номерлы карары белән расланган мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлек башкаручы Россия оешмаларын дәүләт аккредитациясе турындагы Нигезләмәнең 4 пунктындагы б) пунктчасы нигезендә дәүләт аккредитациясе алу хокукына критерийларның берсе булып тора:

дәүләт аккредитациясе бирү турында гариза бирү датасына кадәр булган хисап (исәп - хисап) чорының соңгы 3 аенда иминият взнослары буенча исәп-хисап күрсәткечләреннән чыгып билгеләнә торган физик затларга-оешма хезмәткәрләре файдасына исәпләнгән уртача айлык түләләр һәм  башка түләүләр күләме, алар дәүләт аккредитациясе бирү турында гариза бирү датасына кадәр булган соңгы кварталда оешма теркәлгән Татарстан Республикасы субъектында уртача айлык хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш

2022 елның гыйнвар-июль айларында Татарстан Республикасы буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе турындагы мәгълүмат белән федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органының рәсми сайтында әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International