Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы искәртеп узганча, аккредитация узган ИТ-компанияләргә 31 октябрьгә кадәр Федераль салым хезмәтенә салым серен тәшкил итүче белешмәләрне ачуга ризалык бирергә кирәк.
Кораллы Көчләрнең Генераль штабы карары буенча, мобилизациядән кичектерү аккредитацияләнгән ИТ-оешмалар хезмәткәрләренә генә бирелә.
Федераль салым хезмәтен аккредитацияләүнең яңа тәртибе нигезендә еллык керем күләмен һәм оешмада алынган хезмәт хакларының уртача дәрәҗәсен расларга кирәк.
Шуңа бәйле рәвештә, аккредитация узган ИТ-компанияләргә 31 октябрьгә кадәр Федераль салым хезмәтенә ризалыкны юлларга кирәк.
Ризалыкны җибәрмәгән оешмалар реестрдан төшереп калдырылачак һәм хезмәткәрләр мобилизациядән кичектерелү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.
Сезнең эш бирүчегез рөхсәтне биргәнме-юкмы икәнен тикшерегез.
Ничек рөхсәт бирергә:
* салым түләүченең шәхси кабинеты аша;
* электрон документ әйләнеше операторы аша.
Моны ничек эшләргә икәне турында тулырак мәгълүматны инструкциядә табып була.