«Локоло»да берече кат милекчеләр тавыш бирүен үткәрделәр

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

«Локоло» милекчеләренең онлайн тавыш бирү сервисы эшли башлады. Фрунзе урамындагы 19 нчы номерлы йортта («Заречье» идарәче компаниясе) яшәүче кулланучылар үз йортларына кагылышлы карарлар өчен тавыш бирәчәкләр. 

25 октябрьдә «Безнең ишегалды» президент программасы буенча ишегалдын реновацияләү проектын килештерү буенча яшәүчеләр белән очрашу узды. «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды вәкилләре (программа кураторы) һәм архитекторлар Казандагы Фрунзе урамындагы ишегалдын реновацияләү планы буенча карарлар тәкъдим иттеләр һәм ТР Цифрлы трансформация үзәге хезмәткәрләре белән берлектә «Локоло» сервисын тәкъдим иттеләр. Аның аша әлеге проект өчен тавыш бирү үткәреләчәк.

«Локоло» – Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгының суперервисы, аның кысаларында яшәүчеләр Милекчеләрнең Гомуми Җыелышында он-лайн рәвештә легитим тавыш бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International