МегаФон Россия нефть химиясе сәнәгатенең иң эре үзәкләренең берсендә элемтә объектларын төзү буенча масштаблы проектны төгәлләде. Нәтиҗәдә, Түбән Кама сәнәгать зонасын LTE челтәре белән каплау мәйданы 4 тапкырга артты һәм 42 км² га җитте.
Шәһәр микрорайоннарыннан җитештерү мәйданчыкларының ерак урнашуы бүлеп бирелгән телекоммуникацион инфраструктура булдыруны таләп итә. Тавыш элемтәсе сыйфатын яхшырту һәм Кама аръягы сәнәгать зонасы территориясендә интернетны 70 Мбит/с кадәр тизләтү өчен, МегаФон өстәмә LTE база станцияләрен эшләтеп җибәрде.
«Без телеком-объектларны төзүне дәвам итәбез - бу чыннан да кирәк булган җирләрдәге объектлар. Түбән Камада челтәрне үстерү дистәләгән мең хезмәткәргә кирәкле цифрлы сервислардан тоткарлыксыз файдаланырга, эш мәсьәләләрен вакытында хәл итәргә һәм туганнары белән элемтәдә калырга мөмкинлек бирде. Ә производстволарда алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү өчен мөмкинлекләр барлыкка килде», - дип билгеләп үтте Татарстанда Мегафон директоры Дмитрий Кузнецов.
Челтәрне яңартканнан соң, Түбән Кама предприятиеләрендә бушлай VoLTE (Voice over LTE) технологиясен кулланып шалтыратулар мөмкин булды.