Татарстан бизнесының акыллы датчикларга ихтыяҗы икеләтә артты

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

МТС Татарстан бизнес-базарында IoT-сервисларын куллануны анализлады. 2022 ел башыннан NB-IoT МТС челтәренә тоташкан акыллы сенсорлар саны, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике тапкырга артты.Шул ук вакытта «акыллы домофоннар» иң күпкә артты — алар бу чорда сатылган NB-IoT җайланмаларының гомуми санының өчтән бер өлешен тәшкил иттеләр.

Татарстанда тәкъдим ителүчеиң популяр хезмәтләрнең икенчесе -  җиһазларны дистанцион мониторинглау. Ел башыннан NB-IoT МТС челтәренә тоташтырылган барлык яңа җайланмаларның 27% ы шуңа туры килә. SIM-чиплы датчиклар ресурсларны төгәл исәпкә алу актуаль булган барлык өлкәләрдә дә кулланыла - аларны идарәче компанияләр дә, электр, су һәм газ белән тәэмин итүчеләр дә куллана. Бу челтәрләрдәге җиһазларның торышын ерактан күзәтергә һәм реаль вакыт режимында счетчик күрсәткечләре турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

2022 елда Татарстан бизнесында популяр сервисларның өченчесе - автопарк һәм юлларда йөрүче хезмәткәрләрне мониторинглау тора. Еш кына бу хезмәтне транспорт предприятиеләре, курьер хезмәтләре, почта хезмәтләре һәм башка компанияләр куллана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International