ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

«Локоло» милекчеләренең онлайн тавыш бирү сервисы эшли башлады. Фрунзе урамындагы 19 нчы номерлы йортта («Заречье»идарәче компаниясе) яшәүче кулланучылар үз йортларына кагылышлы карарлар өчен тавыш бирәчәкләр. 

Дәүләт хезмәтләрендә интернетта үз-үзеңне дөрес һәм имин тотышка багышланган «Киберкуркынычсызлык – гади ул» дигән яңа бүлек барлыкка килде. 


25
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 сентябрендәге 1729 номерлы карары белән расланган мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлек башкаручы Россия оешмаларын дәүләт аккредитациясе турындагы Нигезләмәнең 4 пунктындагы б) пунктчасы нигезендә дәүләт аккредитациясе алу хокукына критерийларның берсе булып тора:

МТС Татарстан бизнес-базарында IoT-сервисларын куллануны анализлады. 2022 ел башыннан NB-IoT МТС челтәренә тоташкан акыллы сенсорлар саны, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике тапкырга артты.Шул ук вакытта «акыллы домофоннар» иң күпкә артты — алар бу чорда сатылган NB-IoT җайланмаларының гомуми санының өчтән бер өлешен тәшкил иттеләр.

«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Госуслуги Авто» мобиль кушымтасында «Европротокол онлайн» сервисы ачылды. Аның аша автомобиль йөртүчеләр, полиция хезмәткәрен чакырмыйча һәм кәгазь бланкларын тутырмыйча, юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итә алалар.

МегаФон Россия нефть химиясе сәнәгатенең иң эре үзәкләренең берсендә элемтә объектларын төзү буенча масштаблы проектны төгәлләде. Нәтиҗәдә, Түбән Кама сәнәгать зонасын LTE челтәре белән каплау мәйданы 4 тапкырга артты һәм 42 км² га җитте.


24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

23 октябрьдә Казанның югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк»технопаркы үзенең туган көнен билгеләп үтә! Технопарк коллективын әлеге күркәм бәйрәме белән котлыйбыз!


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Дәүләт хезмәтләре порталы аша 8-11 сыйныф укучылары бушлай ике еллык программалаштыру курсларын үтәргә гариза бирә ала.

Россия теле һәм радиотапшырулар челтәре филиалы – «Татарстан Республикасы радио-телевидение тапшыру үзәге»нең аз көчле телерадиотапшыру объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны октябрьнең соңгы декадасында үткәрү турында хәбәр итә.

 


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Б.Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта Россия Федерациясе спорт министры Олег Васильевич Матыцин булды. Очрашуда Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Сергеевич Кравцов, Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Айрат Ринат улы Хәйруллин, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Александрович Леонов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International