3 апрельдән 7 апрельгә кадәр аз куәтле телерадиотапшырулар объектларында профилактик эшләр узачак

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

"Татарстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларның планлы профилактикасын үткәрү турында хәбәр итә.

Профилактика эшләре бер эш көне дәвамында 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр барачак:

3 апрель - Аксубай (Аксубай районы) һәм Иске Шәйморза (Чүпрәле районы) РТСларында;

4 апрель - Аккүз (Актаныш районы), Вольный Труд (Әгерҗе районы) һәм Яңа Чуты (Баулы районы) РТСларында;

5 апрель - Иске Үзи (Аксубай районы) һәм Тәтеш (Тәтеш районы) РТСларында;

6 апрель - Актаныш (Актаныш районы), Яңа Чишмә (Әлмәт районы) һәм Шереметьевка (Түбән Кама районы) РТСларында;

7 апрельдә - Нурлат РТСында (Нурлат районы).

Эшләр вакытында күрсәтелгән объектларда цифрлы эфир телевидениесе, "ТНВ" т елерадиокомпаниясе АҖ аналог телевидениесе һәм FM-радиостанцияләре программаларын трансляцияләү туктатылачак.

Профилактика эшләрен үткәрү графигы Смотрицифру.рф сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International