9 апрельдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Все как у зверей» популяр видеоблогы авторы һәм алып баручысы, натуралист, биолог һәм язучы Евгения Тимонованың ачык лекциясе узачак.
Евгениянең ИТ-парктагы чыгышы темасы "Филне сатып ал!". Рекламаның биология күзлегеннән ничек эшләве, безнең фикерне ничек манипуляцияләве һәм рекламачыларның табигатебезне үз максатларында ничек куллануы турында беләчәкбез. Шулай ук нәтиҗәле рекламаның эволюция буенча тикшерелгән ысулларын карап чыгабыз һәм аларга ничек каршы торырга икәнен беләбез.
Евгения 2013 елда кеше тәртибенең биологик сәбәпләре турында фәнни-популяр видеоканал «Все как у зверей» ны ачкан. Программада кешеләр һәм хайваннар тәртибенең көтелмәгән охшашлыклары ачыклана.
Лекциягә керү теркәлү буенча ирекле.
Үткәрү вакыты: 9 апрельдә 17.00 сәгатьтә.
Үткәрү урыны: Бәшир Рәмиева ис. ИТ-парк, конференцияләр залы, 2 кат.