Тармак предприятиеләре өчен мәгълүмат

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне бердәм салым счеты кертелү белән бәйле мәсьәләләр буенча вебинарга чакыра. Чаралар идарә хезмәткәрләре катнашында үткәрелә.

Вебинар 30 мартта 10: 00 сәгатьтә узачак, «Бердәм салым счеты кертелү белән бәйле сорауларга җаваплар»темасына багышланачак.

Спикерлар: Элина Лекомцева, бурычларны җайга салу бүлеге начальнигы; Эльмира Хәмидуллина, юридик затларга салым салу бүлеге начальнигы, Валентина Бубнова, 2 нче номерлы камераль контроль бүлеге начальнигы; Гүзәл Арикова, 3 нче номерлы камераль контроль бүлеге начальнигы.

Вебинар программасы:

- Бердәм салым счеты институты кертелүгә бәйле рәвештә салым түләүчеләрдә барлыкка килгән типик мәсьәләләрне карау.

- Килгән сорауларга җаваплар.

Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Сылтама буенча теркәлү: https://www.nalog.gov.ru/rn16/news/seminar/13295571/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International