ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Форум Казанда «Кайнау ноктасы» киңлеге мәйданчыгында узды һәм пилотсыз авиация системалары өлкәсендәге перспективалы карарларга һәм үтемле технологияләргә багышланган иде.

15 декабрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк Стартап Хаб базасында PropTech кластеры ачылачак. Чараның генераль партнерлары - UD Group һәм G-группа компанияләре.


13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында «Яңа чакырулар – цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» бөтенроссия форумы уздырылды.


9
декабрь, 2022 ел
җомга

13 декабрьдә, Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында һәм «Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы республика хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнары вәкилләре катнашында «Яңа чакырулар – цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» бөтенроссия форумын үткәрә.

13 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр Казанда «Кайнау ноктасы» мәйданчыгында пилотсыз авиация системалары өлкәсендә перспективалы карарларга һәм үтеп баручы технологияләргә багышланган «Беренче Пилотсыз» форумы узачак.

Бүген Казанда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка багышланган мемориаль такта ачылды. Истәлек тактасы Горький ур., 3Б адресы буенча урнашкан йортта урнаштырылган, Кузнецов гомеренең соңгы елларында шунда яшәгән.


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Сферум мәгълүмати-коммуникацион белем бирү платформасы 2022 елның 1-30 ноябрендә укытучылар өчен «Аралашу марафоны» ның икенче этабында җиңүчеләрне игълан итте. Айның иң актив төбәге дип Татарстан Республикасы танылды. Төбәкнең мәгариф учреждениеләренә 200 Маруся тавыш ярдәмчесе белән акыллы VK мини-колонка биреләчәк.

12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы Казан телебашнасында Россия байрагы төсләрендәге архитектура-сәнгать яктыртуын кабызачак. Бәйрәм иллюминациясен 15 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр карап була.

МТС Татарстанда фиксацияләнгән интернет челтәрен киңәйтте. Гамәлдәге җиһазларны модернизацияләү һәм элемтә-оптик линиясен салу нәтиҗәсендә, Чаллыда һәм республика башкаласының сәнәгать зоналарында челтәрнең үткәрүчәнлек сәләте биш тапкыр артты. Хәзер Татарстанның тагын 400гә якын предприятиесе бизнес өчен цифрлы сервислардан 1 Гбит/с тизлектә файдалану мөмкинлеге белщн тщэмин ителде.


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

7 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы «Коррупциясез ачык дөнья коралы буларак цифрлы технологияләр» темасына панель дискуссия үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International