МЦК-КТИТС базасында һөнәри осталык буенча Чемпионат этабы старт алды

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

21 мартта МЦК-КТИТС базасында 2023 елда Татарстан Республикасының һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» региональ чемпионатының 2 этабы башланды. «Профессионаллар» чемпионаты - югары дәрәҗәдәге осталарның гына түгел, ә сайланган һөнәрдә беренче адымнарын ясаучыларның да аралашуы өчен уникаль мәйданчык.

ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Рөстәм Һидиятуллин һәм «һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директоры урынбасары Максим Байгушев катнашучыларны һәм экспертларны ачылу тантанасында сәламләделәр.

Ачылу тантанасында гадәттәгечә экспертлар берләшмәсе вәкилләре гаделлекне саклау, этика кодексы һәм һәркемгә чыгыш ясау өчен тигез шартлар бирү турында тантаналы рәвештә ант иттеләр, ә катнашучылар, үз чиратларында, намуслы һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт белән чыгыш ясарга ант иттеләр. 

Чемпионат кысаларында МЦК-КТИТС базасында өлкәннәр һәм юниорлар категориясендәге 11 компетенция буенча мәйданчыклар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International