27 марттан 31 мартка кадәр аз куәтле телерадиотапшырулар объектларында профилактик эшләр узачак

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында РТПЦ» РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларда планлы профилактик эшләр үткәрү турында хәбәр итә.

Профилактика эшләре бер эш көне дәвамында 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк:

27 март - Кушман РТСында (Кайбыч районы);

28 март – Зәй РТСында (Зәй районы);

29 март – Яңа Чечкап (Буа районы) һәм Үчәлле (Азнакай районы) РТСларында;

30 март - Әгерҗе (Әгерҗе районы), Пучы (Актаныш районы) һәм Мордва Кармалкасы (Лениногорск районы) РТСларында ;

31 март- Рус Макылы РТСында -. (Югары Ослан районы).

Эшләр вакытында күрсәтелгән объектларда цифрлы эфир телевидениесе, "ТНВ" ТРК АҖ аналог телевидениесе һәм FM-радиостанцияләре программаларын трансляцияләү туктатылачак.

Профилактика эшләрен үткәрү графигын Смотрицифру.рф сайтында карап була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International