31 мартта Б.Рәмиев ис. ИТ-паркта "Россиянең инвестицион базары элементы буларак цифрлы финанс активлары" темасына түгәрәк өстәл узачак. Чара II KAZAN CRYPTOFORUMНЫҢ икенче көнендә узачак.
Түгәрәк өстәлне ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү министрлыгы, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы оештыра.
Анда дәүләт органнары, Финтех ассоциациясе, ЦФА операторлары, банклар, технологик инновацион үзәкләр, инвесторларның һөнәри берләшмәләре, дәүләт органнары вәкилләре катнашачак. Экспертлар инновацион проектлар рейтингы, инвестицион килешүләрне структуралаштыру, стартапларга ЦФА ярдәмендә инвестицияләр салу, 2022 елда Россия блокчейн базарының торышы мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча Цифрлы финанс активларны, инновацион технология компанияләренә инвестицияләр җәлеп итү коралы буларак, куллану концепциясе формалаштырылачак.
Программа, катнашучылар һәм спикерлар белән сылтама буенча җентекләп танышырга мөмкин: https://it-park-35.timepad.ru/event/2341905/