Тармак предприятиеләре өчен мәгълүмат

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасы Сәнәгатьне үстерү фондының Күзәтү советы карары нигезендә уртак финанслау программалары шартларын үзгәртү турында карар кабул ителгәнен хәбәр итә.

2023 елның 24 мартыннан «Үсеш проектлары», «Комплектлау эшләнмәләре» һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» программалары буенча максималь займ суммасы 100 млн сумнан 200 млн сумга кадәр арттырылды.

Программалар кысаларында импортны алмаштыруга, гражданлык һәм икеләтә максатлы конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүгә, җитештерү чаралары, җиһазлар һәм станоклар чыгаруга, җитештерү процессларын оптимальләштерү өчен программа һәм технологик чишелешләр (цифрлаштыру) кертүдә ярдәм итүгә һәм Россиянең ахыргы продукциясен локальләштерү дәрәҗәсен күтәрүче комплектлау материаллары җитештерүне модернизацияләүгә яки оештыруга юнәлдерелгән проектларга еллык 1 һәм 3 процентлы ташламалы займга финанслау бирелә.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» программасы буенча «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр федераль үзәге» сертификаты алган сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга еллык 1% кредит бирелә.

Ташламалы финанслау программалары буенча тулы мәгълүмат һәм консультацияләр алырга мөмкин:

· сайтта www.ivfrt.ru «Инвестиция программалары» бүлегендә;

· + 7 (843) 570-40-17 телефоны буенча;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International