10-14 апрельдә аз куәтле телерадиотапшырулар объектларында профилактик эшләр узачак

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикасын үткәрү турында хәбәр итә.

Профилактика эшләре бер эш көне дәвамында 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр барачак:

10 апрель – Бурсык (Актаныш районы), Малиновка (Ютазы районы) һәм Ульянково (Кайбыч районы) РТСларында;

11 апрельдә - Яңа Чишмә РТСында (Яңа Чишмә районы), Чистай РТСында (Чистай районы) һәм Чепья РТСында (Балтач районы);

12 апрель - Дуслык РТСында (Минзәлә районы), Новозареченск РТС (Баулы районы) һәм Чуваш Бизнәсе РТСында (Чүпрәле районы);

13 апрель – Болгар РТСында (Спас районы), Кузай РТСында (Әлмәт районы), Питрәч РТСында (Питрәч районы) һәм Тукай РТСында (Менделеевск районы);

14 апрель - Мөслим РТСында (Мөслим районы) һәм Торым РТСында (Кайбыч районы).

Эшләр вакытында күрсәтелгән объектларда цифрлы эфир телевидениесе, "ТНВ" телерадиокомпаниясе АҖ аналог телевидениесе һәм FM-радиостанцияләре программаларын трансляцияләү туктатылачак.

Профилактика эшләрен үткәрү графигы Смотрицифру.рф сайтында карап була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International