МТС глобаль ребрендинг турында игълан итте

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

МТС, цифрлы экосистемасы, глобаль ребрендинг турында игълан итә. МТС брендында яңа архитектура, үзләрен тәкъдим итү, яңа логотип һәм гомумән визуаль тел, шулай ук аерым продуктлар өчен уникаль айдентика барлыкка килә.

"МТС цифрлы экосистемасын формалаштыруга юнәлеш ала һәм 2019 елдан яңа продуктларны актив рәвештә эшли башлады. Ике ел элек компаниянең ИТ га таба актив трансформациясе башланды, эчке процессларның күбесе үзгәрде: ИТ-белгечләр штаты артты, продуктлар командалары киңәйде, бюрократия кимеде, корпоратив кыйммәтләр үзгәрде. Ребрендинг бизнеста, бренд фәлсәфәсендә һәм эчке культурада зур үзгәрешләрнең логик дәвамы булды. Без монолит брендның инде эшләмәвен аңладык кирәкле җайлылык бирми һәм төрле сервисларның барлык мәсьәләләрен хәл итми!", - дип МТС президенты Вячеслав Николаев аңлатма бирде.

Хәзер МТС фирма стиленең нигезе - динамик һәм ъзгщрешкщ ачык логотип, ул барлык продуктларны үз эченә ала һәм визуаль системаның нигезе булып тора, ә аның сул почмагы аерым сервисларны брендинглау өчен буш кала. МТСның кызыл төсе брендның төп танылган элементы сакланып калган, ләкин аңа төрле төсләр өстәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International