Казандагы телебашня Беларусь һәм Россия халыкларының бердәмлеге көне хөрмәтенә балкый

2023 елның 31 марты, җомга

2 апрельдә, Беларусь һәм Россия халыклары бердәмлеге көнендә, «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРСның Казандагы филиалы телебашнясында махсус тематик яктыртуны кабызачак.

Беларусь һәм Россия халыкларының бердәмлеге көне 1996 һәм 1997 елларда Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы Президентлары Указлары белән билгеләнгән бәйрәм. Бердәмлек көнен бәйрәм итү тугандаш халыкларның алга таба интеграциягә, гомуми рухи бердәмлекне саклауга омтылышын гәүдәләндерә.

Телебашня Россия һәм Беларусь флаглары төсләренән буялачак. Бәйрәм яктыртуы 18.30 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International