ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

7 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы «Коррупциясез ачык дөнья коралы буларак цифрлы технологияләр» темасына панель дискуссия үткәрде.

Коммерцияле булмаган оешмалар табигать һәм техник фәннәре өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендәге чараларны оештыруның чыгымнарын каплаучы субсидияләр алу конкурсында катнаша ала. Гаризалар 2022 елның 9 декабреннән 2023 елның 10 гыйнварына кадәр кабул ителә.

7 декабрь көнне ТР Дәүләт идарәсен цифрлынигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Кама Тамагы муниципаль районында булды. Министрның эш визиты муниципаль районда элемтә хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфаты мәсьәләсенә багышланды.

Элемтәчеләр 20 мең кеше яши торган Буада 4G стандартындагы яңа база станцияләрен эшләтеп җибәрделәр. Мегафон телеком-объектлары гамәлдәге җиһазлардагы йөкләнешне киметергә ярдәм итте. Нәтиҗәдә, борынгы шәһәрнең зур өлешендә мобиль интернетның уртача тизлеге 30% ка кадәр артты.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Альберт Айрат улы Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенендә 2020 елдан хезмәт итә. Бу көнгә кадәр генераль директорның беренче урынбасары булып эшләде.


2
декабрь, 2022 ел
җомга

Бүген Нурлат шәһәрендә ИТ-парк филиалын ачу тантанасы узды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Рөстәм Һидиятуллин, "ИТ-парк "Югары технологияләр өлкәсендәге технопарк" ДАУ директоры урынбасары Ләйлә Бикчәнтәева, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Заррина Сәйфетдинова катнашында узды.

1 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү, мәгълүмат технологияләрне һәм элемтә министрлыгы, министрлыкка караган оешмалар һәм өлкә предприятиеләре вәкилләре өчен «Яшьләр һәм коррупция» темасына интеллектуаль-күңел ачу уены (квиз) үткәрелде.


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

4 декабрьдә, Россиядә Информатика көнендә, Казанда РТРС телебашнясын Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы логотибы рәвешендәге бәйрәм иллюминациясе бизәячәк. Якты светодинамик тамашаны 15 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр күзәтеп була.

Сбер Казанда цифрлы продуктлар һәм хезмәтләр күрсәтүче хезмәткәрләр өчен Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта үзенең икенче технологик үзәген ачты. Офисны тантаналы рәвештә Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов, өлкән вице-президенты, Сбербанкның «Технологияләр» блогы җитәкчесе Андрей Белевцев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачтылар.

3 декабрьдә, Билгесез солдат көнендә, Казандагы РТРС телебашнясына Мәңгелек утны символлаштыручы архитектура-сәнгать яктыртуы кабызылачак. Георгий тасмасы фонында янып торган ялкын 15 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр күренәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International