Бүген Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзода килде. Визитның төп максаты - «Россия-Ислам дөньясы. KazanForum 2023» XIV халыкара икътисади форумында катнашу.
Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм башка рщсми затлар озатуында Таҗикстан премьер-министры Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк инфраструктурасы белән танышты.
Визит кысаларында бинаның төп локацияләре, шул исәптән, Идел буенда иң зур инновацион мәйданчык "Киберпарк Арена", Балалар ИТ-паркы, "Цифрлы китапханә" (коворкинг), шулай ук стартап-проектларны үстерү өчен мәйданчык - "Startup Hub" тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, технопаркны ачылышы Цифрлаштыру елы дип игълан ителгән 2022 елда масштаблы чараларының берсе булды. Технопарк бинасы «Спартак» фабрикасы урынында төзелгән, һәм бүгенге көндә проект югары технологияле компанияләрне үстерү һәм 4 000 яңа югары квалификацияле эш урыннарын эшкә урнаштыру өчен 50 000 кв.м заманча киңлек булып тора.