Kazanforumда инновацион стартап чишелешләрне гамәлгә кертү турында фикер алыштылар

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда рәсми рәвештә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисади форумы эшли башлады. ИТ-парк форумда аерым стартап-зона тәкъдим итте, шулай ук чит ил кунаклары катнашында ИХО илләренә инновацион стартап чишелешләрен гамәлгә кертү буенча түгәрәк өстәлнең оештыручысы булды. 

Экспертлар Якын Көнчыгыш илләре һәм Россия арасында фән һәм технологияләр үсеше өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, ИХО сәнәгать җитештерүләре кысаларында Инновацион стартап-проектларны гамәлгә кертү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл кысаларында «Цифрлы чемпионнар мәктәбе 2023» программасы һәм ИХО илләрендә үсеш перспективалары презентациясе узды.

Цифрлы чемпионнар мәктәбе - цифрлы технологияләр өлкәсендәге технологик проектлар өчен интенсив, ул стартапларны реаль сектор оешмалары яки венчур инвесторы белән үзара хезмәттәшлеккә әзерләүгә юнәлдерелгән.

«Астана» халыкара финанс үзәге һәм АстанаХаб вәкилләре стартаплар өчен үз кораллары турында сөйләделәр.

Чара «ИТ-парк» ДАУ һәм түгәрәк өстәл кунаклары арасында килешүләрне имзалау белән тәмамланды.

Халыкара элемтәләрне җайга салу ягыннан иң мөһим нәтиҗә ИТ-парк һәм Иран Ислам Республикасының Фарс провинциясе, Шаһидә Бәхәшти  исемендәге Университет арасында килешү, шулай ук Шираз университеты технопаркы (Иран) һәм Innostage компанияләр төркеме арасында ниятләр турында меморандум имзалау булды. 

Хезмәттәшлек Россия һәм Иран ИТ-компанияләре арасында ике яклы компетенцияләр, технологияләр һәм карарлар экспортына юнәлдерелгән. Яклар катнашучы илләрдә үзара файдалы хезмәттәшлек шартларында ИТ-технологияләрнең активрак үсешен тәэмин итәргә планлаштыралар.

"Бүген халыкара тәҗрибә алмашу аеруча әһәмиятле. Бергәләп без эшлекле элемтәләрне ныгытырга, Россия Федерациясе һәм Иран Ислам Республикасы базарларында технологик инвестицион мөнәсәбәтләрне үстерүне һәм гамәлгә кертүне алга этәрүгә һәм стимуллаштыруга ярдәм итәргә планлаштырабыз. Квалификацияле кадрлар алмашу безгә технологияләрне гамәлгә ашыру тәҗрибәләрен өйрәнергә һәм программа тәэминатын потенциаль заказчылар таләпләренә яраклаштырырга ярдәм итәчәк", - дип билгеләп үтте «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк директоры Руслан Власов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International