МТС Travel кунакханәләрне броньлау сервисы май аендагы озын ял көннәрендә чит илләргә сәяхәтләрне анализлаган. Бәйрәмнәрдә чит илләргә чыгып киткән татарстанлылар саны Россиянең гомуми туристлар агымының ике процентыннан да артмаган.
Май ае ял көннәрендә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе халкы чит илләргә актив сәяхәт итә, шундый сәяхәтләрнең 38% аларга туры килә. Алардан соң Петербургта яшәүчеләр (7 %) һәм Краснодар крае халкы (6%).
Ерак чит илләргә киткән россиялеләр саны ике тапкырга арткан, ә якын чит илләргә (БДБ, Грузия һәм Абхазия) туристлар агымы елына 7% ка кимегән.
МТС Travel мәгълүматларына караганда, россиялеләр арасында иң популяр чит илләр булып Беларусь (чит илләргә сәяхәт итүче барлык абонентларның 27 проценты), Төркия (17 проценты) һәм Казахстан (13 проценты) санала. Узган ел чит илләр арасында икенче урында 17 процент өлеше белән Казахстан, ә өченче урында Абхазия (10 процент) иде. 2023 елда Абхазия рейтингта бер позициягә төшкән һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән бергә лидерлар бишлегенә кергән, аларның чит илләрдәге гомуми туристлык агымындагы өлеше 6% тәшкил итте.