Россиянең танылган астрономы Владимир Сурдинның ачык лекциясе

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

ИТ-парк Казан халкы һәм кунаклары өчен ачык лекцияләр сериясен дәвам итә. Яңа кунак - танылган Россия астрономы, «Неземной подкаст» блогы авторы, фәнне популярлаштыручы Владимир Сурдин.

Владимир Георгиевичның ИТ-парктагы чыгышы темасы "Күккә карагыз. Космос куркынычмы?". 

Җир ялгыз түгел. Космос бушлык түгел, ә күп кенә кызыклы һәм куркыныч объектлар һәм күренешләр ул. Җиргә нәрсә куркыныч тудыра һәм ул кайчан булырга мөмкин? Лекциядә белербез һәм котылгысыз яки ихтимал янаулар турында сөйләшербез.

Владимир Сурдин - физика-математика фәннәре кандидаты, доцент, астрономия һәм астрофизика буенча берничә дистә фәнни-популяр китаплар, шулай ук күп кенә фәнни-популяр мәкаләләр, очерклар һәм интервьюлар авторы һәм мөхәррире. Фәнни-популяр мәкаләләр циклы өчен Беляев премиясенә лаек. Сурдин киң аудиториягә «Неземной подкаст» видеоблогы авторы буларак билгеле, анда ул кызыклы тел белән аудитория өчен космосны яңа яклардан ача. Аның блогында Россиянең танылган галимнәре һәм фәнне популярлаштыручылар кунак була.

Лекциягә керү теркәлү буенча ирекле:

https://afisha.timepad.ru/event/2431601?utm_source=sitekit&utm_medium=online&utm_campaign=surdin

Үткәрү вакыты: 23 май, 18: 30 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International