Бүген Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмат җәмгыяте көне билгеләп үтелә. Бу көннең максаты - кешеләрне җәмәгатьчелеккә һәм илләргә Интернет һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллану мөмкинлекләре, шулай ук «цифрлы өзеклекне» җиңү юллары турында мөмкин кадәр күбрәк таныштыру.
Бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының мобиль элемтә операторлары белән берлектә мобиль элемтә хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм челтәрләрне колачлау зоналарын киңәйтү буенча эше турында сөйлибез.
Республикада элемтә сыйфатын яхшырту буенча эш өзлексез алып барыла. 2022 елда Татарстан Республикасында барлыгы 830 база станциясе урнаштырылган һәм модификацияләнгән, шуларның 370е Казанда. Узган ел Питрәч районының Көек, Званка, Камыш авылларында, Сарман районының Куйбышев, Тукай районының Биклән, Суровка, Арча районының Иске Айван, Менделеевск районының Иске Гришкин һәм башка күп кенә торак пунктларда халык сыйфатлы мобиль элемтә хезмәтләре белән тәэмин ителде.
2023 елда мобиль элемтә челтәрләре үсеше дәвам итә. Шәһәр төзелешенең яңа үсеш зоналары 350 яңа база станциясе алачак. Моннан тыш, 750 станция модернизацияләнәчәк. 2023 елның язында һәм җәендә туристлар агымы зур булыр дип көтелгән торак пунктлар һәм территорияләр, халыкны дача сезонына күчерү һәм яңа барлыкка килгән торак комплекслары өстенлекле булып тора.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук 2023 елда авыл җирлекләрендә мобиль элемтә һәм интернет белән тәэмин итү буенча «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.