«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы майның соңгы декадасында Яр Чаллы шәһәрендәге РТРС радиотелеүзәгендә планлы техник эшләр үткәрелүе турында хәбәр итә.
Эшләр башкарылган көннәрдә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр радиотелеүзәктә аналог радиотапшыруларның техник чаралары сүндереләчәк:
"Болгар радиосы" - 19 майдан 26 майга кадәр һәм 29 майдан 31 майга кадәр;
"Россия радиосы + Татарстан радиосы", "Маяк" радиосы һәм "Вести ФМ" радиосы - 24 майдан 26 майга кадәр һәм 29 майдан 31 майга кадәр.
Профилактика эшләрен үткәрү графигы Смотрицифру.рф сайтында "Телерадиоканалларның вакытлыча сүндерелүе" бүлегендә һәм "Телеканал караучылар кабинеты"нда, шулай ук "Телегид" мобиль кушымтасында "Тапшырулар" өстәлмәсендә бар.