«Интернетка рәхмәт-2023» 9нчы бөтенроссия конкурсы башланды

2023 елның 16 мае, сишәмбе

«Интернетка рәхмәт-2023» компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының 9нчы бөтенроссия конкурсы Россия Социаль фонды һәм «Ростелеком» ААҖ тарафыннан өлкән буын гражданнарының компьютер һәм интернет грамоталылыгын үстерү буенча илкүләм мәнфәгатьләрне тормышка ашыру буенча Координация үзәге ярдәмендә үткәрелә.

Конкурста катнашуга компьютерда һәм Интернет челтәрендә үзлектән эшләргә өйрәнгән һәм махсуслаштырылган курсларны тәмамлаган пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар (50+) чакырыла.

Конкурс номинацияләре:

- "Gosuslugi.ru порталы минем тәҗрибәм";

- "Минем интернет-казанышларым";

- "Интернет-эшмәкәр";

- "Минем иҗтимагый интернет инициативам";

- "Мин - интернет-йолдыз".

- "Укытучыма рәхмәт".

Конкурс эшләре 2023 елның 24 апреленнән 23 октябренә кадәр кабул ителә, йомгак ясау 2023 елның ноябрь-декабрь айларына планлаштырылган.

Конкурста катнашу өчен «Интернет әлифбасы» сайтында «Конкурс» бүлегендә гариза бирергә кирәк. Аннары конкурс номинацияләренә туры китереп һәм ике фотосурәтегезне кушып, «Катнашуга гариза» пунктын сайларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International