Автошәһәрнең 63 нче һәм 69 нчы комплексларында яшәүче 2 меңнән артык кеше 100 Мбит/с тизлектәге мобиль интернет белән тәэмин ителгән. "МегаФон" компаниясе актив төзелә торган микрорайоннар янында Габдрахман Әпсәләмов проспектында LTE база станциясен эшләтеп җибәрде.
Компания инженерлары үлчәүләре нәтиҗәләре буенча комплексларда мәгълүмат тапшыруның уртача тизлеге 25 Мбит/с тәшкил итә, ә иң зуры - 100 Мбит/с.
"Чаллы - яшь, тиз үсә торган шәһәр, биредә төбәктәге барлык мобиль трафикның 15 % сарыф ителә. Аның прогрессив кешеләре өчен интернетның тиз булуы мөһим һәм бу ихтыяҗ арта бара. Әгәр 2022 елда Автошәһәрдә смартфон хуҗасына айга уртача 20 Гбайт кирәк булса, хәзер инде 23 Гбайт. Мондый күләмдәге мәгълүмат социаль челтәрдә дүрт мең фотосурәт урнаштыруга җитә", - дип шәрехли Татарстандагы "Мегафон" директоры Михаил Русинов.