Бүген, 31 гыйнварда, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Мин – мәктәп укучысы» мобиль кушымтасында юл хәрәкәте иминлеге буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен ташламалы ипотека программасы шартларын йомшарту турындагы карарны имзалады. Карар тагын да күбрәк хезмәткәрләргә уңайлы шартларда торак сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстанлыларга ЭЭМ, шулай ук дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыратулар килә башлады.
Шәхси хәбәрләргә сылтама буенча күчү үтенече килә. Кулланучының битенә кергәндә, рөхсәт өчен телефон номерын сорыйлар. Авторизацяләү кодын керткендә, мошенниклар Telegram аккаунтны тартып ала, һәм кулланучы исеменнән башка кулланучылар белән языша ала, шулай ук аларга ялган сылтамалар җибәрә ала.
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының «2022 елда Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы йомгаклары һәм 2023 елга цифрлаштыру буенча бурычлар турында» йомгаклау коллегиясе белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышы узды.
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының 2022 елда Цифрлаштыру елы эше йомгаклары һәм 2023 елга планнар буенча уртак йомгаклау коллегиясе утырышы уза.
16 гыйнвардан 5 февральгә кадәр Россия мәктәпләрендә һава торышын фаразлаучы технологияләр буенча «Цифрлы дәресләр» үткәрелә. «Цифрлы дәрес» «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын хуплап гамәлгә ашырыла. Проектны оештыручылар - Россия Цифрлы үсеш министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Россиянең әйдәп баручы технология компанияләре белән партнерлыкта «Цифрлы икътисад» АКБО. «Яндекс» компаниясе «Цифрлы дәрес» эчтәлеген эшләүче һәм стратегик партнеры булып тора.
VK һәм «Цифрлы икътисад» АКБО Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәме белән цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә «Цифрлы ликбез» бөтенроссия агарту проектының яңа сезонын башлап җибәрделәр. Интерактив форматтагы проект укучыларга интернетта үзләрен ничек куркынычсыз тотарга кирәклеге турында сөйли. Проект белән сайтта танышырга була.
25 гыйнварда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының 2022 елда Цифрлаштыру елы эше йомгаклары һәм 2023 елга планнар буенча уртак йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.
19 гыйнварда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Адымнар - Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы мәйданчыгында «Цифрлы дәрес» үткәрде. Дәрестә республиканың 124 мәктәбе укучысы Сферум-ВКонтакте платформасында видеоэлемтә форматында катнаштылар, әлеге мәктәпләрдә 2022 елда Цифрлы мәгариф мохите өчен ОТ-инфраструктура булдыру проекты гамәлгә ашырылган.