Татарстанда мәктәп укучылары өчен "Цифрлы дәресләр"не уздыру дәвам итә

2023 елның 12 мае, җомга

Татарстан Республикасында 2023 елда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» проекты максатларына туры китереп, Бөтенроссия «Цифрлы дәресләр»ен үткәрү дәвам итә. Проектта мәктәп укытучыларыннан тыш дәүләт хакимияте органнарының цифрлы трансформациясенең 32 җитәкчесе һәм муниципаль берәмлекләрдә цифрлы трансформациянең 45 җитәкчесе катнаша.

2022 елда республикада мәктәп укучылары өчен 600 гә якын республика «Цифрлы дәресләр»е үткәрелде. Шулай ук республиканың барлык 45 муниципаль районы мәктәпләрендә цифра буенча федераль дәресләр үткәрелде.

Россия һәм республика укучылары арасында «Киләчәк шәһәре: квант технологияләре тормышыбызны ничек үзгәртә» дигән соңгы тема зур кызыксыну уятты. Казанда гына да дәресне 73 меңгә якын укучы тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International