11 майда Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең Мәскәүдәге үзәк офисында Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин РТРС ФДУП генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары Алексей Попов һәм РТРС ФДУП генераль директорының дәүләт программалары белән идарә итү һәм капиталь төзелеш буенча урынбасары Борис Теребиленко белән очрашты.
Киңәшмәдә шулай ук «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы директоры Владимир Якимов катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы территориясендә телерадиотапшырулар хезмәтләренең сыйфатын яхшырту өчен РТРС үткәргән техник чаралар турында фикер алыштылар.