Россия мәктәпләрендә цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә "Цифрлы ликбез" бөтенроссия мәгърифәтчелек проектының яңа сезоны старт алды. Проект "ИТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү" һәм "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм программасының "Мәгълүмати куркынычсызлык" федераль проектлары максатларына ирешү өчен гамәлгә ашырыла.
Проектның партнеры булып Сбербанкның «Киләчәккә өлеш кертү» хәйрия фонды тора, аның экспертлары тарафыннан «Цифрлы баланс», «Авторлык хокукы», «Цифрлы этикет», «Кулланучылар хокуклары» һәм «Электрон акчалар» темаларына кыска мультфильмнар форматында материаллар әзерләнгән. Роликлар укучыларга цифрлы һәм финанс грамоталылык дәрәҗәсен күтәрергә, кибер куркынычсызлык, челтәрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм интернеттан куркынычсыз файдалануның төп принциплары турында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк.
12 майда «Цифрлы ликбез» белем бирү проекты кысаларында Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә «Авторлык хокукы» темасына дәрес узачак.
Дәресне ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Ашуралиев Тимур Мәлик улы үткәрәчәк.