ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

МТС Казанның хоккей, волейбол һәм баскетбол матчлары уза торган спорт объектларында элемтә сыйфатын яхшыртты һәм интернетны тизләтте. Биналар эчендә яңа телеком-җиһазлар урнаштыру һәм тирә-юньдәге челтәрне модернизацияләү ярдәмендә җанатарлар, спорт чаралары вакытында тулы трибуналар булса да, уңайлы гына шалтырата һәм гадәти цифлы сервислардан файдалана ала.


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Kazan Digital Week 2023 икенче халыкара форумы Казанда 20-23 сентябрьдә узачак. Бу хакта карарны бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Чара онлайн һәм оффлайн форматларда узачак.


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Россия мәгълүмат технологияләрен үстерү фонды 2022 елда кече һәм урта предприятиеләрне цифрлаштыру программасын гамәлгә ашыруга йомгак ясады һәм өч юнәлеш буенча лидер төбәкләрне атады - программа тәэминатын 50% ташлама белән сатып алган муниципаль берәмлек субъектлары саны буенча топ-10 төбәк; сатып алынган программа тәэминаты саны буенча топ-10 төбәк; РФ субъектының барлык кече һәм урта предприятиеләреннән колачлау буенча топ-10 төбәк, шулай ук популяр программа тәэминатларыТОПы.

21 гыйнварда 14: 00 сәгатькә «Компетенцияләр төбәкара үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» ДАҺБУ  булачак абитуриентларны һәм аларның әти-әниләрен, шулай ук цифрлы өлкәдә өстәмә белем бирү буенча мәгълүмат кызыклы булган кешеләрне чакыра, дип хәбәр итә техникумның матбугат хезмәте.


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

16 гыйнвардан 5 февральгә кадәр ил буенча мәктәпләрдә һава торышын фаразлаучы технологияләр буенча «Цифрлы дәрес» узачак. «Цифрлы дәрес» Россия Федерациясенең «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын хуплап гамәлгә ашырыла. Проектны оештыручылар - «Цифрлы икътисад» АКБО, Россиянең әйдәп баручы технология компанияләре белән партнерлыкта Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән. «Яндекс» компаниясе «Цифрлы дәрес» эчтәлеген эшләүче һәм стратегик партнеры булып тора.


11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

13 гыйнварда, Иске Яңа ел алдыннан, Казанның РТРС телебашнясында архитектура-сәнгать яктырту сценарие кабызылачак. "Татарстан Республикасында РТПЦ" РТРС филиалыннан светодинамик котлауны 15:30 дан 23:00гә кадәр күзәтеп булачак.


30
декабрь, 2022 ел
җомга

МТС 2-8 гыйнварда «Поколение М» хәйрия проекты кысаларында балалар өчен бушлай онлайн-кэмп эшли башлый. Татарстан укучылары виртуаль иҗат мастер-классларында үз талантларын ачып бирә, йолдызлы остазлар белән таныша һәм яраткан артистлары тамашасына билетларга конкурсларда үз көчләрен сынап карый алачак.


29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казанның РТРС телебашнясында архитектура-сәнгать яктырту сценарие эшлиячәк. Якты светодинамик тамашаны 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр күзәтергә мөмкин, ә 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә ул 01.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

МТС Түбән Камада «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ өчен NB-IoT челтәре базасындагы техник чишелеш эшләде, ул реаль вакыт режимында ресурсларны контрольдә тоту системасын җайга салырга, шулай ук аварияләрне оператив рәвештә булдырмаска мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, предприятие инфраструктурага хезмәт күрсәтү чыгымнарын оптимальләштерүгә һәм клиентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга ирешкән.


27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

1-9 сыйныф укучылары өчен «Имин интернет» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы 29 ноябрьдән 26 декабрьгә кадәр Учи.ру онлайн-платформасы тарафыннан, VK компаниясе, «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты һәм Россия Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәме беләнуздырды. Татарстанның 41300дән артык мәктәп укучысы цифрлы иминлек өлкәсендә белемнәрен тикшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International