"МегаФон" челтәрне киңәйтә, бөтен илдән гыйбадәт кылучыларны һәм туристларны җәлеп итүче урында база станциясен урнаштыра. Хәзер 40 Мбит/с уртача тизлектә тотрыклы тавыш сигналы һәм интернет эшли.
Җиһазлар берьюлы берничә диапазонда эшли, шул исәптән LTE 1800 МГц. Элемтә инфраструктурасы 20 квадрат километрдан артык мәйданда мәгълүматларны тиз тапшыруны тәэмин итә. Хәзер 4G-сигналы Раифа бистәсендә, шулай ук Волга-Кама тыюлыгы дендрариенда ышанычлырак һәм тизрәк була.
Челтәр төзелеше буенча башкарылган эшләрдән соң, Раифага килгән "МегаФон" абонентлары смартфоннарда интернеттан уңайлы файдалана, аудиоэкскурсияләр тыңлый, гаилә чатына фото яки видео җибәрә ала", – ди "МегаФон" ның Татарстандагы техник җитәкчесе Тимур Фәхретдинов.