«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы 5 июньнән 8 июньгә кадәр Түбән Кама шәһәрендәге РТРС радиотелеүзәгендә планлы техник эшләрнең үткәрелүе турында хәбәр итә.
Казан - Tele2, Россиянең мобиль элемтә операторы, җәйге каникуллар башлануга, республиканың балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә элемтә сыйфатын тикшерде. Аналитиклар быел яшь татарстанлыларны һәм башка төбәкләрдән килгән кунакларны кабул итүче 120 лагерьне исәпкә алды. Аларның һәрберсендә компания сыйфатлы тавыш элемтәсе һәм тиз мобиль интернет тәэмин итә.
Әлеге кайнар линия коронавирус турындагы сораулар буенча эшләгән контакт үзәге базасында формалаштырылган. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев журналистларга аның эшләве турында сөйләде.
Дом.рф банкы программасы мәгълүмат технологияләре тармагы хезмәткәрләренә ипотеканы еллына 5 процентка кадәр ставка буенча алырга мөмкинлек бирә.
7 һәм 8 июньдә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Биләр (Зур Полянка) радиотелеүзәгендә радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалау үткәрелә.
Халыкара балаларны яклау көненә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы тарафыннан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы һәм КФҮдә алырга мөмкин булган гаиләләргә ярдәм чаралары исемлеге тупланды.
Мәктәп укучылары өчен технологик эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән «Биш бир!» конкурсы республиканың 31 муниципаль районы катнашында узды. Экспертлар иң яхшы 50 кушымтаны сайлап алдылар, аларны төзүчеләр дипломнар, ноутбуклар һәм «Байтик» лагерына юлламалар белән бүләкләнделәр. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узды.
Мәктәп укучылары өчен технологик эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән «Биш бир!» конкурсы Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларындагы әһәмиятле чараларның берсе булды. 6 ай дәвамында 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп һәм башка уку йортлары укучылары үз мобиль кушымталарын төзергә өйрәнгәннәр.
1 июньдә бөтен дөньяда Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.
Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе дәүләт хезмәтләрен цифрлы рәвештә алуга күчә. Бүген Татарстанда яшәүче һәр икенче кеше Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан актив файдалана.