Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасы халыкларының башка телләрен саклау һәм үстерү проблемаларын яктыртуга багышланган медиапроектларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирүгә юнәлдерелгән еллык республика конкурсы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларында һәм «Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасы халыкларының башка телләрен саклау һәм үстерү проблемаларын яктырту буенча иң яхшы медиапроектларны ачыклауга юнәлдерелгән.
Гаризалар һәм проектлар 2023 елның 24 июленнән 14 августына кадәр (18.00 сәгатькә кадәр) өч номинация буенча кабул ителә:
– «Интернет» челтәре өчен иң яхшы медиаресурс проекты»;
– «Интернет» челтәрендә туган телгә ярдәм итү өчен иң яхшы интернет-акция проекты»;
– «Социаль челтәрләрдә туган телне популярлаштыру һәм/яки саклап калу буенча иң яхшы проект».
Һәр номинациядә иң яхшы эш авторлары үз проектларын гамәлгә ашыруга яисә үстерүгә грантлар алачак. Быел грантларның гомуми суммасы 450 мең сум тәшкил итә.
Гаризалар һәм документлар кәгазь чыганакта түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420074, Татарстан Республикасы, Казан ш., Петербург ур., 52, 4 кат, 412 нче кабинет, ИТ-бергәлекнең үсеш секторы.
Гариза бирүчеләр вәкаләтле органга документларның сканер аша алынган күчермәләрен яисә цифрлы фотокүчермәләрен (кәгазь документларны сканер аша чыгарып яисә фотога төшереп ясалган электрон документ рәвешендә) GR.Sabirova@tatar.ru электрон почтасына җибәрә ала.
Конкурс эшләре GR.Sabirova@tatar.ru электрон почтасына җибәрелә.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8(843) 231-77-61, 8(843) 231-77-52.
Конкурс үткәрү турында өстәмә мәгълүмат министрлыкның һәм «2023 – 2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасының рәсми сайтларында урнаштырылган.