Контракт хезмәте мәсьәләләре буенча 122 бердәм номерына татарстанлылардан 17 меңнән артык шалтырату килгән

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Кайнар линия элекке коронавирус мәсьәләләре буенча җавап биргән контакт-үзәк нигезендә формалаштырылган. 2020 елның 25 ноябреннән башлап 122 бердәм номерына Татарстан халкынан 1 578 894 шалтырату килгән.

Мәсәлән, 2021 елның гыйнварыннан татарстанлылар Covid-19га каршы вакцинациягә языла алды. Әлеге язманы кабул итә башлаганнан бирле бу хезмәттән республиканың 33 192 кешесе файдаланган. 2022 елның 22 сентябреннән 122 хезмәте өлешчә мобилизация буенча шалтыратулар кабул итә башлады һәм бу мәсьәлә буенча татарстанлылар 41 848 тапкыр шалтыраттылар. 

РФ Хөкүмәте йөкләмәсе буенча гражданнарга контракт буенча хәрби хезмәткә керү мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирү кысаларында 2023 елның 28 мартыннан 117 номерына ясалган шалтыратуларны 122 хезмәтенә маршрутлаштыру оештырылган. Шулай итеп, кайнар линия 17 057 шалтыратуны кабул иткән.

Шулай ук контракт буенча хезмәт турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар «Объясняем.рф» Хөкүмәтнең рәсми ресурсында урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International