2023 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасының 32 авыл һәм 2 шәһәр почта бүлекчәсендә ремонт узачак. Россия Почтасы 2022 елда Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча һәм «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән бүлекчәләрне модернизацияли башлады.
Почта бүлекчәләрендә эчке бүлмәләр һәм фасадлар, җылыту системалары яңартылачак. Янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системалары, шулай ук климат контроле һәм кондиционер өчен җиһазлар урнаштырылачак. Барлык почта бүлекчәләрендә дә ремонттан соң яңа җиһазлар һәм заманча техника булачак.
Бүлекчәләрне модернизацияләгәндә Почта киртәсез мохитне үстерүгә аерым игътибар бирә. Моның өчен бүлекләрнең керү төркемнәре култыклы пандуслар һәм персоналны чакыру төймәсе белән җиһазландырыла, ишекләр киңәйтелә.
"Әйтик, бүлекчәләрдә Озон һәм Яндекс посылкаларын алырга, Дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасын расларга яки торгызырга һәм сәламәтлек күрсәткечләрен мөстәкыйль тикшерергә мөмкин: басымны, кандагы кислород дәрәҗәсен, тән температурасын үлчәргә. Әлбәттә, беренче кирәкле товарларны сатып алу да ирекле кулланылышта калачак", — дип шәрехләде «Татарстан почтасы» директоры Илнур Мәхмүтов.