25 һәм 26 июльдә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәрендәге РТРС радиотелеүзәгендә радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалау үткәрелә.
Эшләр вакытында радиотелеүзәктә цифрлы эфир телевидениесе һәм FM-радиотапшырулар трансляциясе туктатылачак: "Россия радиосы + Татарстан радиосы", "Маяк" радиосы, "Вести ФМ" радиосы, "Наше радио", "Серебряный дождь" радиосы.
Профилактика эшләрен үткәрү графигын Смотрицифру.рф сайтында карап була.