Татарстан бизнесы электрон документ әйләнеше сервисларын бушлай куллана алачак

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән бер календарь елга электрон документ әйләнеше сервисына бушлай керү мөмкинлеген бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итүне ачты. 2022 елда «Минем бизнес» үзәге әлеге ярдәм программасы буенча 200дән артык гариза кабул итте.

«Минем бизнес» үзәге белгечләре эшкуарларның ЭДО (электрон документ әйләнеше) сервисларын куллануның мөһимлеген билгеләп үттеләр. Электрон документ әйләнеше - эш алып баруны оештыруның кәгазьсез ысулы. ЭДОда актлар, счет-фактуралар, килешүләр, йөкләмәләр һәм башка документлар электрон рәвештә рәсмиләштерелә һәм интернет аша җибәрелә. Нәтиҗәдә, җитештерү чыгымнары кими, бизнес-процесслар тизләтелә.

Ярдәм программасында катнашу өчен «Минем бизнес» үзәгеннән МСП.РФ цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, «Электрон документ әйләнеше системасына бушлай керү мөмкинлеге бирү» хезмәтен сайларга кирәк.

Заявканы карау нәтиҗәсен эшкуар шәхси кабинетында МСП.РФ цифрлы платформасында күзәтә алачак. Хезмәт турында өстәмә мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе аша белергә мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International