29 июльдә Казанда РФ Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган кинематография өлкәсендә «Алтын телинкә» III төбәкара премиясе узачак. Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбайның бөтен ил буенча киң прокатка чыккан «Микулай» тулы метражлы фильмын күрсәтү («КИНО.АРТ.ПРО» кинопрокат компаниясе) - кичәнең күңелле тәмамлануы булачак.
Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркның конференцияләр залында киноны күрсәтү 20.00 сәгатьтә башланачак. Аны сылтама буенча теркәлгән барлык теләүчеләр дә карый алачак.
Фильмны тамашачыга режиссер үзе тәкъдим итәчәк. Фильмны караганнан соң, психолог белән фикер алышу булачак.