"Киләчәк коды": Дәүләт хезмәтләрендә бушлай программалаштыру курсларына кабул итү башланды

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Россиянең 8-11 сыйныф укучылары һәм колледж студентлары «Киләчәк коды» проекты кысаларында программалаштыру телләрен бушлай өйрәнә ала. 2023-2024 уку елына гаризалар кабул итү Дәүләт хезмәтләре порталында башланды.

Яндекс, 1С, Учи.Дома, МЭИ, Бауман ис. МДТУ, Иннополис Университеты, МФТИ һәм башка әйдәп баручы ИТ-компанияләр һәм югары уку йортлары курсларының берсенә язылырга мөмкин. Python, Java, C,, C#, 1С, Lua, SQL, JavaScript һәм башка телләрне өйрәнергә мөмкин. Башлангыч, төп һәм алдынгы әзерлек дәрәҗәсе курслары бар.

Уку 144 академик сәгатьлек, 4 уку модулен үз эченә ала.

Барлыгы сайлап алу өчен 68 курс ачылган, аларның саны даими үсә. Уку онлайн һәм офлайн форматта уза. Төбәктә көндезге дәресләр өчен сыйныфлар булу турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләрендә интерактив карта аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International