МТСның цифрлы экосистемасы төп призы 3 млн сум булган программалаштыру буенча бөтенроссия олимпиадасын үткәрәчәк һәм эшләнмәләр ясаучылар өчен ябык комьюнити булдырачак.
Олимпиадада катнашучыларны теркәү сентябрьдә ачылачак, мәктәп укучылары, студентлар гына түгел, гамәлдәге ИТ-белгечләр дә кушыла алачак - алар өчен чара кысаларында аерым агым каралган. Сайлап алу ярышлары берничә этапта узачак: теркәлү һәм ябык Telegram-каналга керү, МТСның әйдәп баручы белгечләреннән онлайн-биремнәр сериясе һәм тизлеккә программалаштыру буенча финал туры. Һәр этап турында тулырак олимпиада сайтында белеп булачак.
Олимпиаданың мөһим өлеше - Python, Golang, Java, С++, С# һ.б. стекларында ябык эшләнмәләр ясаучыларга берләшмә булдыру. Аңа логика һәм эрудициягә сайлап алу мәсьәләләрен дөрес хәл иткән уенчылар керә алачак. Финал ярышларында җиңүчеләр МТСтан акчалата бүләк алачак: беренче урынга 3 млн.сум, икенче урынга 1,5 млн. сум һәм өченче урынга 500 мең сум каралган.