ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

МТС, цифрлы экосистема, «МТС тикшеренүләр» сервисы ярдәмендә укучыларның һәм аларның ата-аналарының киләчәктә һөнәр сайлауга карата фикерләрен өйрәнде.

Журналистлар сорауларына ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстанның Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов, «Таттелеком» ААҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов җавап бирде.

3 июньдә Казан шәһәре Башкарма комитетында «Парламент-2030» бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсы лауреатларын бүләкләү узды. Конкурс юбилейлы -10нчы тапкыр үткәрелә.


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

ИТ-парк Казан халкы һәм кунаклары өчен ачык лекцияләр циклын дәвам итә. Яңа кунак - Лобачевский университетының картаю биологиясе институты директоры, галим-биолог, Россия Фәннәр академиясенең корреспондент-әгъзасы Алексей Москалев. Чыгышның темасы - "Озын гомер фәне һәм практикасы".


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Колледжларга гаризалар кабул итү сервисы Дәүләт хезмәтләре порталында эшли башлады. Документларны чикләнмәгән санда уку йортларына тапшырырга мөмкин. Һөнәрләр, уку юнәлешләре һәм формаларның теләсә кайсы сайларга мөмкин. Сервиска 36 төбәктә 1129 колледж кушылган инде. Кабул итү кампаниясе башланганнан соң аларның саны артачак.

20 һәм 21 июньдә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Шәмәрдән радиотелеүзәгендә радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалау үткәрелә.

 

12 июньдә Россия Федерациясендә мөһим дәүләт бәйрәме - Россия көне билгеләп үтелә.


2
июнь, 2023 ел
җомга

«Интернет куркынычсызлыгы нигезләре» интерактив квесты тормышта очраучы вакыйгаларны тикшерүче теория һәм гамәли биремнәрдән тора: фишинг сылтамалары, акча яки социаль челтәрләрдә аккаунтларны урлау, кирәкмәгән аралашу, ялган яңалыклар һәм балаларга дип билгеләнмәгән контент. Укучылар ышанычлы пароль ясарга һәм фишинг хатны танырга өйрәнәчәк, нинди сылтамалар буенча күчәргә кирәкмәвен һәм нинди тәкъдимнәргә чит кешеләрдән ризалашырга кирәкмәвен беләчәк.

Бүген Түбән Кама шәһәренең Кама Артегында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин җитәкчелегендә «Цифрлы дәрес» үтте. Чара 2023 елда федераль бюджет акчаларыннан чараларны финанслау мәсьәләсе буенча 15 нче ведомствоара эш төркеме утырышы кысаларында уздырылды.

МТС, цифрлы экосистема, Татарстанның Казан һәм Түбән Кама халыкара аэропортларына илтүче автомобиль юлларында элемтә сыйфатын яхшыртты. Оператор монда яңа җиһазлар урнаштырган һәм булган челтәрнең эшен оптимальләштергән, бу тавыш элемтәсен ныгытырга һәм мобиль интернет тизлеген 30 процентка арттырырга мөмкинлек биргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International