Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы 20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узачак. Масштаблы чараның миссиясе - фәнни-техник мәгълүматны алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, халыкара хезмәттәшлектә Россия Федерациясе лидерлыгының нигезе буларак мәгълүматларның суверенитетын һәм технологик суверентитетны тәэмин итү.
Форумга әзерлек кысаларында апрельдән цифрлаштыру буенча экспертлар катнашында вебинарлар сериясе үткәрелә. 4 августта "Парадигманы үзгәртү: ИТ һәм ИБ консолидациясе" темасына вебинар узачак.
Цифрлаштыру файда белән бергә дәүләт һәм бизнеска борчылу өчен яңа сәбәпләр дә китерә. Алар мәгълүмат иминлеген тәэмин итү белән бәйле. Бу мәсьәлә даими рәвештә катлаулана, ә аңа игътибар итмәү төзәтеп булмый торган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Киберһөҗүмнәр бизнеска җитди зыян китерергә мөмкин, хәтта аның тотрыклылыгын һәм критик системаларны контрольдә тотуны югалтуга китерергә мөмкин. Машина өйрәнү технологиясен (ML) һәм ясалма интеллектны (AI) цифрлаштыруда киң куллану, гадәттә, куркынычсыз түгел һәм вакытында адекват саклануны таләп итә.
Вебинар кысаларында экспертлар бизнес-процессларның өзлексезлеген тәэмин итү өчен барлык бу факторларны исәпкә алган комплекслы карарлар турында фикер алышачак.
Вебинар 10:00 сәгатьтә башлана, сылтама буенча тоташырга мөмкин.