«Цифровиада» ИТ-белгечләр өчен спорт ярышларына гаризалар кабул итү башланды

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Ярышлар 20 августта «Урам» экстрим-паркында узачак, программада: мини-футбол, баскетбол, пляж волейболы, ГТО нормативлары буенча ярышлар.

Чараны ТР Цифрлы үсеш министрлыгы «ИТ-парк» ДАУ белән берлектә оештыра.

Цифровиада Татарстан Республикасында ИТ өлкәсенең иң актив вәкилләрнен җыячак. Сынаучылар, аналитиклар, дизайнерлар һәм эшләнмәләр ясаучылар спорт мәйданчыкларында көчләрен, физик әзерлекләрен һәм команда рухын ккүрсәтә алачак.

Анда 18 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге республика компанияләре хезмәткәрләре катнаша ала.

Команда спорт төрләрендә командада катнашучылар бер компания хезмәткәрләре булырга тиеш. Шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар составындагы командалар катнаша ала, катнаш состав командалары ярышларында катнашу каралмаган.

Гаризалар 2023 елның 7 августына кадәр сылтама буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International