Югары уку йортларына Дәүләт хезмәтләре порталы аша укырга керүчеләр саны 2 тапкыр арткан

2023 елның 1 августы, сишәмбе

25 июльдә югары уку йортларында бюджет урыннарына дистанцион гаризалар кабул итү тәмамланды. Быел абитуриентлар 2,8 млн гариза биргән, дип хәбәр итә Россия Цифрлы үсеш министрлыгы. Шуларның 2,2 миллионы "Вузларга онлайн керү" суперсервисы аша югары уку йортына онлайн кергән. Әлеге ысулны 550 меңгә якын абитуриент файдаланган.

Узган ел белән чагыштырганда, Дәүләт хезмәтләре ярдәмендә югары уку йортларына документлар тапшыручылар саны 2 тапкырга диярлек арткан. Әле бу соңгы саннар түгел - түләүле уку өчен кабул итү кампаниясе 20 августка кадәр дәвам итәчәк.

Бюджетка керүчеләр арасында иң популяр юнәлешләр:
➖ Икътисад
➖ Юриспруденция
➖ Менеджмент
➖ Педагогик белем
➖ Информатика һәм исәпләү техникасы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International