Сенегал Президенты Маки Салл Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркның мөмкинлекләрен бәяләде

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Бәшир Рәмиев исемендәге Югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта бүген Казанга сәфәре кысаларында Сенегал Президенты Маки Салл булды. Рөстәм Миңнеханов белән бергә кунак ИТ-паркның яңа бинасы белән танышты, аның иҗтимагый киңлекләрен һәм конференц-залларын, шулай ук киберспорт аренасын һәм балалар ИТ-паркын бәяләде.

ИТ-парк эшчәнлеге турында кунакларга ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде. Ул ассызыклаганча, «Спартак» аяк киеме фабрикасының элеккеге җитештерү цехлары урынында барлык мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләре исәпкә алынган Б.Рәмиев исендәге ИТ-парк төзелде. 

Шулай ук Сенегал Президентына Казанда фиджитал уеннар (Киләчәк уеннары-2024) ярышларын уздыру турында сөйләделәр һәм Сенегалны киләсе елда анда катнашырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International