ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Казанлылар табигатьтә интернеттан ешрак файдалана башладылар - бер ел эчендә бакча ширкәтләре территорияләрендә мобиль трафик 40% ка артты. Ял итүчеләр YouTube, Telegram һәм «ВКонтакте»ны еш куллана.

МТС, цифрлы экосистема, «Поколение М» белем бирү проекты кысаларында балалар өчен бушлай бөтенроссия онлайн-анимация мәктәбен эшләтеп җибәрә. Катнашучыларга анимациянең төрле стильләрен өйрәнергә һәм интернетта цифрлы балалар ярдәмчесен - үз маскотларын - булдырырга мөмкинлек бирә. МТС ясалма интеллекты иң яхшы сурәтләрне камилләштерәчәк һәм аларны төп герой буларак куркынычсыз интернет турындагы мультфильмнар сериясенә берләштерәчәк.


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

«Минем субсидияләрем» республика сервисында ел башыннан хупланган гаризалар суммасы 1,2 млрд сум тәшкил итте. 2023 елда сервис аша барлыгы 48,2 мең гариза кабул ителгән. Гаризаларның гомуми суммасы 3 млрд сумнан артып китә.

27 июньдә «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалының Казан телебашнясында Корбан бәйрәме белән котлау язылган архитектура-сәнгать яктыртуы эшли башлаячак. Бәйрәмчә яктырту 21.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.


23
июнь, 2023 ел
җомга

"Татарстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында планлы ремонт эшләре үткәрү турында хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы Шәмәрдән радиотелеүзәгендә (Саба районы) планлы ремонт эшләре үткәрү турында хәбәр итә.

«Халык контроле» сервисына көн саен Татарстан Республикасы халкынан 126 категория буенча 300дән артык мөрәҗәгать килә.


22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Цифрлы икътисад» АКО Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләрне цифрлы үстерү министрлыгы, шулай ук Россиянең әйдәп баручы ИТ һәм технологик компанияләре белән берлектә балалар лагерьлары өчен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем бирү проектының яңа сезонын башлап җибәрә.

Җомга көнне, 23 июньдә, Kazan Digital Week халыкара форумына әзерлек кысаларында оештырылган «Мәдәнияттә цифрлы технологияләр» вебинары узачак. Вебинарда катнашучылар цифрлы экспозиция һәм концерт мәйданчыкларын формалаштыру, мәдәният өлкәсендә авторлык хокукларын яклау, мәдәният һәм сәнгать мәгариф учреждениеләрендә цифрлы технологияләр һәм продуктлар эшләүчеләрне һәм кулланучыларны әзерләү буенча иң яхшы тщьрибщлщр турында фикер алышачаклар.


20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Университет 2035  ясалма интеллект өлкәсендә курсларга дәүләт ярдәме белән укырга керү мөмкинлеген игълан итә. Уку онлайн-форматта отышлы шартларда уза: курс бәясенең 90%ка кадәрен дәүләт финанслый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International